«Гаиләдә татулык»
Гаилә – ул бөек Хезмәт!
Истә тотсын моны һәркем!
Гаиләдә хөкем сөрсен
Мәһәббәт хисе һәр көн.
Мәһәббәтләр уртак булса,
Максатлар бердәм булса,
Артык кирәкми парларга
Бер-береңне аңларга.
Сабырлык булыр чарасы
Тыярга ачуларны.
Ярата, баета Ходай
Тормышта татуларны.
Гаиләләр тату яшәр,
Гашыйк уты һәрчак янса,
Үзара ихтирам итеп,
Берен-бере аңласа.
Гаилә хөрмәткә лаек,
Муллык-иминлекә җиткәне.
Макиый халык, хаклый Ходай
Тату гомер иткәнне.
Яшәргә кирәк сайрашып,
Һәрчак сөенеп кенә.
Гомер буе сөйгәнеңнән
Бары сөелеп кенә.