Бүген күпкырлы нәтиҗәле эшләре өчен район, өлкә министрылыгы грамоталары, РСФСРның халык мәгарифе данына лаек булган Якуб кызы Гөлҗиhан апаны олуг юбилее белән котлыйбыз.
Себер-татар мәдәният үзәгендә балалары, туганнары, якыннары һәм ветераннар ансамбле “Яшьлеккә сәяхэт” юбилей кичәсен уздырдык.
Гөлҗиһан апаны гөмер бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Озын гомерләр, алдагы тормышыгызда сәләмәтлек, җан тынычлыгын телибез. Балаларыгызның һәм оныкларыгызның бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Изге теләкләр белән Себер-татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре.