Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены • Центр сибирско-татарской культуры

Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены

Зайтуна
29-30 нчы октябрь көннәрендә Казанда Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены узды. Бу чарада Тубыл шәһәреннән өч делегат катнаштылар: тарих фәннәр кандидаты Зәйтүнә Тычинских, унбишенче мәктәпнең татар теле әдәбияты укытучысы Банисә Ниязова, мәктәпнең өлкә мәгариф музее җитәкчесе Равиля Кутумова.

-Чарада РФ нең 41 төбәгеннән 150 якын вәкил булды. .Бу җыенны оештыруда Татарстанның ике академик институты катнашты:Тарих институты һәм Энциклопедия институты. Чыгыш ясаучы делегатларның күпчелеге Татарстан һәм Башкортстаннан иде. Төмән өлкәсенең себер татар авыллары тарихын, бүгенге хәлен өйрәнү, Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган милләттәшләребезнең исемлеген барлау турында безнең шәһәрдән барган делегат тарих фәннәр кандидаты Зәйтүнә Абдаршит кызы Тычинских чыгыш ясады.

Утырышта делегатлар тарафыннан төбәкләр тарихын өйрәнүчеләр Советы сайланды. Оештыручылар күптомлы “История татарских сел и деревень” китап, татарлар тарихын өйрәнү буенча уку әсбапларын, “Исторические генеологии татар ”- җыелма хезмәт, Бөек Ватан сугышы ветераннары исемлеге кертелгән “Хәтер китабы”н чыгару да -бу җыен делегатлары белән тыгыз элемтәдә эшләү тәртибе турында сүз алып бардылар.

Делегатлар үз җирлекләрендә төбәк тарихын өйрәнүчеләр советын оештырулары турында чыгыш ясадылар. Туган як тарихларын өйрәнүчеләр, музейлар юнәлешендә хезмәт итүчеләр, гореф-гадәтләребезне саклаучы, барлаучы коллегаларыбыз катнашкан җыенда безнең якташыбыз Зәйтүнә Абдаршит кызы Тычинскихка “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәте өчен” медаль тапшырылды, дип сөйләде Равиля апа Кутумова.

Туган җирен хөрмәт иткән , үткәнен барлап, тарихын өйрәнеп яшь буынга җиткерергә тырышкан, олы бүләк алган якташыбыз З.А.Тычинскихны котлап яңадан –яңа уңышларга ирешүен телибез.

Төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең хезмәте нәтиҗәле булсын.

Авторизация

Мы в социальных сетях

Поскольку социальные сети сегодня – это часть нашей жизни, мы будем рады видеть Вас в своих группах. Наши группы есть в YouTube, Одноклассниках и ВКонтакте.

WordPress Lessons