“Түгәрәк уен”фольклор фестивале • Центр сибирско-татарской культуры

“Түгәрәк уен”фольклор фестивале

23-25 нче сентябрь көннәрендә Мари илендә Россия күләмендә узган “Түгәрәк уен”фольклор фестивалендә Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгенең фольклор –этнография коллективы “Илһам”(җитәкчесе Г.Х.Шәмсетдинова) катнашып фольклор-хореография номинациясенең өченче дәрәҗәле Лауреат дипломы белән бүләкләнеп кайттылар.
Бу коллективта :Андрей Засорин, Айгөл Захарова, Тәнзиля Мортазина, Артем Хәбибуллин,Румиля Уразалиева катнашалар.
Бәйгедә жюри әгъзаләре әһәмиятенә алар “Кичке уен” күренешен курсәтәләр.
23нче сентябрьдә тантаналы ачылу уза. Фестиваль барган көннәрдә иҗади остаханәләр эшли. 24нче сентябрьдә бәйгедә катнашучыларның чыгышларына абруйлы жюри әгъзаләре бәя бирә.Катнашучылар “Фольклор коллективларының иҗади эшләренә замана таләпләре”,”Фольклорны балалар оешмаларында актуальләштерү”, ”Замана технологияләрен куллану” темаларга иҗади остаханәләр эшләгәне, районнарда оештырылган концерталарда, 25нче сентябрьдә Георгий Константинов исемендәге рус Академия драма театрының концерт залында узган Гала –концертта катнашулары турында сөйләделәр Тубыл үзешчәннәре.
Мари илендә узган “Түгәрәк уен”фестивален Татарстан мәдәният министрлыгы, Мари республикасының мәдәният, матбугат һәм милли эшләр министерствосы, Дөнья татар конгрессының башкарма комитеты гамәлгә куя.Чараны оештыруда катнашучылар, иҗади остаханә үткәрүчеләр филология фәннәр кандидатлары Ф.Х Җәүһәрова, Э.Р.Каюмова фольклор башкаручылар әһәмиятенә эчтәлекле ,кызыклы лекция тәкъдим итүләре турында да уртаклаштылар
Җиңү яулап кайткан якташларыбызны котлап,аларга алда да яңа үрләргә ирешүләрен телибез.

Авторизация

Мы в социальных сетях

Поскольку социальные сети сегодня – это часть нашей жизни, мы будем рады видеть Вас в своих группах. Наши группы есть в YouTube, Одноклассниках и ВКонтакте.

WordPress Lessons