Кеше китә-җыры кала • Центр сибирско-татарской культуры

Кеше китә-җыры кала

DSC03254DSC03199 - копия

DSC03206 - копия

DSC03215 - копия

DSC03228

DSC03233 - копияDSC03175 - копия

DSC03176 - копия

DSC03183 - копия

DSC03185 - копия

DSC03192

DSC03193 - копия23 нче октябрьдә себер татар мәдәният үзәгендә җырчы Изил Кәримовның якты истәлегенә багышланган Хәтер кичәсе узды.
Мәдәният үзәгенең залы җырчының таланты алдында баш июче тамашачылары, аның дуслары, туганнары, якташлары белән тулды. Сәхнәдән шәһәр милли мәдәни автономия рәисе С.З.Хисмәтуллин, Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге җитәкчесе Л.Г.Кәримова, Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәге директоры Г.Х.Шәмсетдинова җырчыны искә алып, җылы сүзләр белән , якты хатирәләре белән уртаклаштылар.
Шагыйрә Г.Абайдуллина Изил Кәримовка багышлап иҗат иткән шигырен укыды.Җырчылар: ЗөфәрЯнгулов, ДинараАбсалямова, Язилә Катаргулова, Хәсән Хучашев, “Яшьлеккә сәяхәт”, “Себер нурлары” ансамбльләре башкаруында җырлар яңгырады. Тамашачылар әһәмиятенә ”Себерстан”, “Мирас” бию ансамбльләре башкаруында биюләр тәкъдим ителде.Экраннан И.Кәримовның балачагы, тормыш юллары, үзәктә эшләгән чоры, иҗади үсеше күрсәтелеп барды.
Алып баручы Рузалия Корманалиева Изил Тәүлетабак улы Кәримовның биографиясен тәфсилләп сөйләде. Концертларда, җырчы исән чагында катнашкан вакытларында, булган очракларны искә алды.
Төмән,Омск өлкәсенең татар авылларында мәдәни чараларда, милли бәйрәмнәрдә катнашкан җырчының төрле дәрәҗәдәге Мактау кәгазьләре, Дипломнары да күп булганы күрсәтелде.
Һәрвакыт сәхнәгә елмаеп чыккан җырчыны тамашачылары юксынып, хөрмәтләп Хәтер кичәсенә килгәннәр иде. Иң мөһиме, Ишмәт авылында, күп балалы гаиләдә туып үскән, гадилеге белән тамашачысына якын булган, матур, үзенчәлекле тавышлы Изил Кәримов тамашачыларының хәтерендә.

ВЕЧЕР ПАМЯТИ ИЗИЛЯ КАРИМОВА
23 октября 2015 г. в 17.00 часов в ЦСТК собрались родные, друзья, коллеги и поклонники творчества артиста, вокалиста Изиля Каримова.
Почтить память пришли – директор МАОУ «СОШ № 15» Саит Заирович Хисматуллин, директор МАУК «Центр татарской культуры» города Тюмени Лилия Гафиятовна Каримова.
В программе вечера – рассказ о жизни и творчестве артиста, демонстрация слайдов и видеофрагментов. Концертная программа прошла с участием Зуфара Янгулова, Хасана Хучашева, Динары Абсалямовой, Язили Катаргуловой, танцевальных коллективов “Себерстан” и «Мирас» . Поэтесса Галия Абайдуллина, написала баит, посвященный Изилю Каримову.

Авторизация

Мы в социальных сетях

Поскольку социальные сети сегодня – это часть нашей жизни, мы будем рады видеть Вас в своих группах. Наши группы есть в YouTube, Одноклассниках и ВКонтакте.

WordPress Lessons