1 нче октябрь көнне «Өлкәннәр көне»нә багышланган мәдәни чара себер татар мәдәният үзәгендә узды • Центр сибирско-татарской культуры

1 нче октябрь көнне «Өлкәннәр көне»нә багышланган мәдәни чара себер татар мәдәният үзәгендә узды

IMG_3144

IMG_3143

IMG_3137

IMG_3136

IMG_3125

IMG_3127Мәдәният үзәгендә күп еллар эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хезмәткәрләр, өлкән яшьтәге тубыллылар кичәнең кадерле кунаклары булдылар.Аларны мәдәният үзәге директоры Гөлфирә Хәмитулла кызы Шәмсетдинова котлап ихлас күңеленнән җылы теләкләрен юллады.Ул хезмәт ветераннарына исәнлек-саулык, тыныч тормыш теләде. Гомер юлларында авырчылыклар кичергән әби-бабайлар алдында баш иеп, рәхмәтләрен юллады.Тантаналы кичәне Рузалия Корманалиева, Алсу Симонова ачып җибәргәннән соң, мәдәният үзәге артистлары көче белән әзерләнгән бәйрәм программасы тамашачылар әһәмиятенә тәкъдим ителде. Җырлар, “Себерстан” ансамбле башкаруында биюләр һәркемнең күңеленә хуш килде.Кунаклар үзләре дә яшь чакларын искә төшерделәр, рәхәтләнеп җырлап –биеп, чәйләр эчеп ял иттеләр.
Өлкәннәргә аеруча зур игътибар бирү көнендә алтынсу көз айлары һәм гөмер көзләренә керү бераз моңсулык алып килсә дә, икенче яктан тормышның шатлыкларына сөенеп яшәр чак икәнен дә аңлыйсың. Лаеклы ялга чыккан әби-бабайлар балалар, оныклар бәхетенә куанып, изге эшләр башкарып яшәр чак килеп җиткәнен искә төшерделәр.
Бәйрәмгә килүчеләр “Өлкәннәр көне”нә багышланган мәдәни чарадан күтәренке кәефтә таралыштылар.

Авторизация

Мы в социальных сетях

Поскольку социальные сети сегодня – это часть нашей жизни, мы будем рады видеть Вас в своих группах. Наши группы есть в YouTube, Одноклассниках и ВКонтакте.

WordPress Lessons