“Дуслык күпере” • Центр сибирско-татарской культуры

“Дуслык күпере”

Төмән шәһәрендә узган “Дуслык күпере” -XXI нче милләтләр мәдәнияте фестивалендә тубыллылар да катнаштылар. Өлкәбезнең төрле милләт вәкилләрен җыйган чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм Әдибият елына багышланды.

Өлкәбездә төрле милләт халкы яши:рус, татар, украин, белорус, немец,үзбәк, казах, чечен һәм башка фин-угор милләт вәкилләре. Фестиваль кунакларын, тамашачыларны катнашучылар 12 телдә сәламләп, дуслык, татулык, тынычлык теләделәр.Бер –берләреннән үзләренең мәдәнияте, тарихы, туган телләре, диннәре белән  аерылып торсалар да, илебезне яратулары, горурланулары -аларны берләштерүен күрсәтте “Дуслык күпере”. Өлкә фестивалендә катнашучы төрле милләт халкы  үз мәдәниятләре, туган телләре, гореф-гадәт йолалары белән тамашачыларны таныштырдылар. 20 милли мәдәни оешма вәкилләре тамаша башында милли костюмнарның, уен коралларының матурлыгын, байлыгын  үзенчәлеген күрсәтеп  үттеләр.Өлкә губернаторы Владимир Якушевның котлау хатын аның беренче урынбасары Наталья Шевчик укып ишеттерде. Губернатор милли мәдәниятләрен саклаучыларга үзенең рәхмәтләрен белдерде.

“Төсле бульвар” аланында  фольклор-этнография  мәйданы урнашкан иде. Монда йорт алды җиһазларын, өлкәбездә яшәүче төрле милләт халкы гореф-гадәт йолаларын күрсәттеләр. Тубыл шәһәреннән катнашучылар: Нүрия Маметова, Шәйдулла Хәмидуллин, Гөлфания Карымованың кул эшләре тамашачыларның әһәмиятен җәлеп итте.

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәге  артистлары Айгөл Корманова, Хәсән Хучашев фестиваль программасында катнаштылар. Тамашачылар әһәмиятенә матур замана һәм халык җырлары тәкъдим ителде. Катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле  бүләкләр тапшырылды.”Дуслык күпере” –толерантлы бәйрәмнәрнең берсе.  Фестиваль Төмән өлкәсендә төрле милләт кешеләре уртак тел табып, тату яшәгәннәрен күрсәткән мәдәни чара.

Авторизация

Мы в социальных сетях

Поскольку социальные сети сегодня – это часть нашей жизни, мы будем рады видеть Вас в своих группах. Наши группы есть в YouTube, Одноклассниках и ВКонтакте.

WordPress Lessons