“Ачык ишекләр” көне үзәктә • Центр сибирско-татарской культуры

“Ачык ишекләр” көне үзәктә

Беренче сентябрь көне  Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә “Ачык ишекләр көне ” узды.

Мәдәният үзәге хезмәткәрләре бирегә килүчеләрне ачык йөз белән каршы алдылар. Кунакларны, укытучыларны һәм укучыларны   үзәкнең зур  могҗизалар тудыру сәләтенә иялеге турында  тулы мәгълүмат бирделәр.

Балчыктан сыннар әвәләүче  Нурия Маметова  мастер-класс үткәрде. Бу чараны   шәһәрнең беренче мәктәп балалары кызыксынып карадылар, үзләре дә балчыктан сыннар әвәләп күрсәттеләр.Вокал буенча “Ләйсан”ансамбле  , җитәкчеләре Динара Нәркис кызы Абсалямова ,  хореография буенча  “Себерстан”ансамбле ,җитәкчесе  Айгөл Вадим кызы Захарова үткәргән дәресләрне  карарга, сораулар бирергә мөмкинчелек булды. “Ачык ишекләр” көненә килгән кунаклар татар үзәгенең тарих-этнография музеенда да булдылар.Монда  тарих фәннәр кандидаты Зәйтүнә Абдрашит кызы Тычинских  укучылар өчен “Себер татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, йорт җиһазлары” темага эчтәлекле, кызыклы экскурсия үткәрде.

Бәйрәм чарасында  теләгән һәркем төрле түгәрәк һәм клуб оешмаларында катнаша, шулай ук төрле коллективка языла алды.

Авторизация

Мы в социальных сетях

Поскольку социальные сети сегодня – это часть нашей жизни, мы будем рады видеть Вас в своих группах. Наши группы есть в YouTube, Одноклассниках и ВКонтакте.

WordPress Lessons