Мастер-класс реабилитация үзәгендә • Центр сибирско-татарской культуры

Мастер-класс реабилитация үзәгендә

19 нчы августта себер татар мәдәният үзәгенең “Тылсымлы балчык”декоратив-гамәли сәнгать студиясе җитәкчесе Нүрия Маметова шәһәрнең реабилитация үзәгендә мастер-класс үткәрде. Баланы тәрбияләү ана карыныннан ук башлана дип әйтәләр. Бу әйтем урынлы булганы әниләрнең сорауларыннан аңлашылды. Яшь әниләр бай тарихлы чүлмәк ясау сәнгате белән танышырга, балчыктан әвәләнгән сыннарны карарга дип килгәннәр иде.

Чараның хөрмәтле кунаклары- авырлы аналарны бу юнәлешнең серләре белән якыннан таныштырдылар.Нүрия Маметова әңгәмә корып халык кәсебенең тарихы, традицияләре турында сөйләде. Ул балчык төрле төстә, төрле сыйфатлы булганын аңлатты.Төмән өлкәсендә дә төрле төстә балчык барлыгы турында да әйтеп китте. Бу чарада катнашучылар останы кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр. Чүлмәк ясау түгәрәгендә һәркем үзе чүлмәк ясап күрсәтте. Оештыручылар өчен дә, мастер классны карарга килүчеләр өчен дә кызыклы чара бер тында узды. Нүрия Яхья кызы Маметова һәр әнигә балчыктан әвәләгән чүлмәкләрне бүләккә тапшырды. Чара җылы атмосферада узды. Катнашучылар, кунаклар, тамашачылар оештыручыларга рәхмәтләрен юлладылар.

Авторизация

Мы в социальных сетях

Поскольку социальные сети сегодня – это часть нашей жизни, мы будем рады видеть Вас в своих группах. Наши группы есть в YouTube, Одноклассниках и ВКонтакте.

WordPress Lessons