"Волшебная сказка" • Центр сибирско-татарской культуры

“Волшебная сказка”

В преддверии Нового года Центр сибирско-татарской культуры организовал новогодние утренники “Волшебная сказка” для детей младшего школьного возраста.
28 декабря ЦСТК принял детей из Детского дома № 1 и Реабилитационного центра г.Тобольска. Инициатором данного мероприятия выступил Попечительский фонд «У нас нет детей-сирот!» Конгресса татар Тюменской области, который вручил детям новогодние подарки. С поздравлениями выступил руководитель по культуре и связей с общественностью конгресса татар Тюменской области Валима Сагитовна Ташкалова. Детей поздравили творческие коллективы ЦСТК, сказочные герои: Баба-Яга, Снеговик, Снегурочка и Дед Мороз. В завершении было организовано чаепитие с национальной выпечкой.

Чыршыбәйрәменең кадерле кунаклары
Тубыл шәһәренең ятимнәр йортыннан килгән балалар, яшъүсмерләр һәм кече яшьтәге балалар белән эшли торган реабилитация үзәгеннән килүче балалар өчен Чыршы бәйрәме, мәдәният үзәгенең балалар ансамбльләре катнашында концерт узды.
Мәдәни чара “Бездә ятим бала юк” –хәйрия эшләрен алып баручы өлкә татар Конргессының мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова җитәкчелегендә оештырыла.Ул бу фондның эше, хәйрия фондының попечительләр советы әгъзаләре Зәкинә ханым Арангулова, Конгресс хезмәткәре Зилә Йосыпова белән бәйрәмгә килгән балаларны таныштырды.В.С.Ташкалова балалар белән тыгыз элемтәдә булып, очрашулар оештырылуы турында да әйтеп узды.Бәйрәм программасы белән балаларны таныштырганнан соң, бу чараны оештыручы Вәлимә ханым Ташкаловага АУСОН реабилитация үзәге җитәкчесе Т.А.Левина исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды.
Бәйрәм концертын себер татар мәдәният үзәгенең вокал, хореография балалар ансамбльләренең чыгышлары дәвам итте. Нәни кунаклар әкият геройларын көтте. Бәйрәмчә бизәләгән залга заманча матур киенгән Кыш бабай, Кар кызы да килде. Чыршының cерле утларын да кабыздылар, җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар.Балаларның яраткан әкият герое Убырлы карчык күңелле, мавыктыргыч уеннар оештырды, кәнфитләр белән һәр кунакны сыйлады.
Өлкә татар Конгрессы , татар мәдәният үзәге балаларга яңа ел бүләкләрен таратканнан соң, мәдәният үзәгенең икенче катында аларны милли ризыкларга бай булган чәй табынына чакырдылар,кунакларны ихлас күңелләреннән сыйладылар.
Оста куллы үзәк хезмәткәре Фәүрия апа Ниязова чын күңелленнән әзерләгән милли табын, үзәк җитәкчесе Гөлфирә ханым Шәмсетдинованың җылы сүзләре , бәйрәм тамашасы балаларның күңелләрендә якты истәлек булып калсын, аларның күңелләре киң, уйлары якты , киләчәкләре өметле булсын, хыяллары тормышка ашсын иде.

DSC04711

DSC04715

DSC04727

DSC04749

DSC04753

DSC04769

DSC04770

DSC04777

DSC04819

DSC04834

DSC04838

DSC04880

DSC04901

DSC04912

DSC04916DSC04711

Авторизация

Мы в социальных сетях

Поскольку социальные сети сегодня – это часть нашей жизни, мы будем рады видеть Вас в своих группах. Наши группы есть в YouTube, Одноклассниках и ВКонтакте.

WordPress Lessons