Концерт, посвященный Дню народного единства "Есть у России праздник" • Центр сибирско-татарской культуры

Концерт, посвященный Дню народного единства “Есть у России праздник”

DSC03627

DSC03633

DSC03662

DSC03670

DSC03722

DSC03726

DSC03733

DSC03769DSC03685

DSC03689

DSC03696В актовом зале ЦСТК 4 ноября в 15.00 часов состоялся концерт, посвященный Дню народного единства России. Концертная программа началась с Гимна Российской Федерации. Танзиля Муртазина исполнила Гимн Сибири. Мероприятие украсили фольклористка Тюмени Луиза Сурметова, воспитанница детской музыкальной школы им. А.А.Алябьева Светлана Миронова (руководитель Язиля Катаргулова ). Гостей поздравили творческие коллективы ЦСТК (детский танцевальный коллектив «Себерстан – руководитель А. В. Захарова, хореографический ансамбль «Мирас» – руководитель М. В. Андрущик, детский вокальный коллектив «Ляйсан», вокальный ансамбль «Себер нурлары» – руководитель Д. Н. Абсалямова.

4 нче ноябрь –Халык бердәмлеге көне.

Күпмилләтле илебез халыкларының бердәмлектә башкарган батырлыклары турында мисаллар күп китерергә була. Бүген без кайгы-шатлыкларны, бәйрәмнәрне дә бергәләп каршы алабыз.

Бу көн Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәге тамашачылары залында “алма төшәр” урын булмады. Концерт РФ нең Гимны белән башланды. Аннары Тәнзиля Мортазина башкаруында Себер Гимны яңгырады.

Рус, татар телләрендә башкарылган җырлар, төрле милләт халкы биюләре бәйрәм концертын бизәде. Төмән кунагы Луиза Сүрмәтованың себер татар телендә башкарган җырларын, такмакларын тубыллылар яратып кабул иттеләр. Бу мәдәни чарада төрле милләт вәкилләре бер-беребезгә игътибарлы, ихтирамлы булып, дуслык җепләрен өзмичә, авырлыкларны җиңеп, шатлыкларыбыз белән уртаклашып яшәргә чакырды. Төрле буын артистлары тырышып талантларын күрсәттеләр.

Нәни артистларның чыгышларыннан:Алиса Баганаева, “Ләйсан” вокал ансамбле һәм башкаларны өлкән яшьтәге тамашачылар алкышлар белән каршы алдылар. Якташларыбызның яраткан җырчылары: ветеран укытучы, җирле шагыйрь Сөнгатулла Бекенин, Хәсән Хучашев, Динара Әбсәламова, Лариса Җәлилова, “Себер нурлары” ансамбле башкаруында җырлар алкышларга лаеклы булдылар. Концертка ямь өстәгән “Себерстан”, “Мирас” бию ансамбльләр башкаруында биюләр тамашачыларның мәхәббәтен яуладылар. Бәйрәмдә катнашучылар Халыклар бердәмлеге көне белән котлап исәнлек-саулык, иминлек, тыныч тормыш теләделәр.

Авторизация

Мы в социальных сетях

Поскольку социальные сети сегодня – это часть нашей жизни, мы будем рады видеть Вас в своих группах. Наши группы есть в YouTube, Одноклассниках и ВКонтакте.

WordPress Lessons