”Педагогика:фән һәм сәнгать” конкурсы • Центр сибирско-татарской культуры

”Педагогика:фән һәм сәнгать” конкурсы

маметА.Алябьев исемендәге балалар сәнгате мәктәбендә балаларга өстәмә белем бирү укытучыларның ”Педагогика:фән һәм сәнгать” бәйгесенең икенче туры узды.Бәйгене оештыручылар: шәһәр хакимияте мәдәният һәм туризм комитеты, А.Алябьев исемендәге балалар сәнгате мәктәбе.
6нчы октябрьдә шәһәр күләмендә өстәмә белем бирү укытучыларның профессиональ осталыкларын күрсәткән Ачык бәйгенең икенче турында ун укытучы “XXI гасырда минем һөнәрем” темага чыгыш ясадылар. Алар тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, укучыларның җырлары, спорт юнәлешендәге иҗади эшләре һәр укытучының чыгышын бизәде. “Педагогика : фән һәм сәнгать” дип аталган бәйгенең исеме эчтәлегенә туры килде.
Беренче турда 16 укытучы катнашса , икенче турга аларның уны гына чыга.Катнашучылар арасында себер татар мәдәният үзәгенең “Тылсымлы балчык ”декоратив –гамәли сәнгате түгәрәген күп еллар җитәкләүче Нүрия Яхья кызы Маметова үзенең иҗади эшенә кертелгән яңалыкларын, балаларны төрле ысуллар аркылы кызыксындыра алганын, гончар эшенең борыңгы тарихын кызыклы, эчтәлекле итеп сөйләде. Укытучының чыгышын себер татар мәдәният үзәгенең “Айдар һәм кызлар” ансамбленең чыгышы бизәде.Махсус әзерләнгән видео ролик катнашучыларның, тәҗрибәле жюри әгъзаләренең әһәмиятен җәлеп итте. Себер татар мәдәният үзәге хезмәткәре Н.Я.Маметова икенче урынга лаеклы булды. Беренче турда катнашкан себер татар мәдәният үзәгенең клуб оешмасы “Нур” җитәкчесе Рузалия Нариман кызы Корманалиеваның хезмәтенә дә тиешле бәя бирелде.”Нур ”түгәргендә балалар татарча сөйләшергә өйрәнәләр, халык авыз иҗаты белән танышалар, төрле бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар яулыйлар. Үзенең хезмәте, методик кулланмалары белән таныштырган Р.Н.Корманалаиева махсус диплом белән бүләкләнде. Аларга котлауларыбызны юллыйбыз.

Авторизация

Мы в социальных сетях

Поскольку социальные сети сегодня – это часть нашей жизни, мы будем рады видеть Вас в своих группах. Наши группы есть в YouTube, Одноклассниках и ВКонтакте.

WordPress Lessons