Сигезенче халыкара "Искер-джиен" фестивале • Центр сибирско-татарской культуры

Сигезенче халыкара “Искер-джиен” фестивале

2015нче елның 8-9августында Тубыл  райнындагы  Себер ханлыгы   башкаласында “Искер-җыен” тарихи –мәдәни  VIII халыкара фестиваль узды. Җыен иртәнге 10да Коръән сүрәләре  белән башланды. 

Фестивальдә катнашучылар 5 номинациядә  көч сынаштылар: вокал- музыка коралларында башкару, бию, нәфис сүз, үзешчән композиторлар. Аларның чыгышларына мәртәбәле жюри әгъзаләре бәя бирде. Жюри рәисе Семей шәһәреннән килгән   татарлар һәм башкортлар оешмасы җитәкчесе Габделхак  Ахунҗанов, әгъзаләре себер татар мәдәният үзәге директоры Гөлфирә Шәмсетдинова, хореографы Айгөл Захарова булдылар.

Искер-җыены яңгыр астында узса да , программадан тайпылмыйча берсеннән-берсе матур  чыгышлар бәйрәм сәхнәсен бизәде. 

9нчы августта шәһәрнең “Синтез” мәдәният сараеның концерт залы сәхнәсендә затлы милли киемнәрдә бәйрәм  концерты дәвам ителде.

Гала –концерт Нәҗия Хәкимова башкаруында “Искер”җыры белән башланды. 

Талантлы чыгыш ясаучылар арасыннан Гран-при дипломына һәм бүләгенә себер татар мәдәният үзәге артисты Хәсән Хучашев  лаеклы булды.

Айдар Ниязов “Айдар һәм кызлар”ансамбле солисты (җитәкчеләре Нәҗия Хәкимова ) беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.  Азалия Әбуталипова (җитәкчесе Рузалия Корманалиева) шигырь cөйләүчеләр арасында беренче дәрәҗә дипломга лаек булды. Әлиса Баганаева “Ләйсан” ансамбле солисты икенче урынны, Азалия Абуталипова  беренче урынны, “Ләйсан” ансамбле  икенче урынны яуладылар, Хор “Себер нурлары” өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Вокал-дуэт Карина Коптяева һәм Гөлнара  Көлмәматованың чыгышлары өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр(ансамбльләрнең җитәкчеләре Динара Абсалямова).

Авторизация

Мы в социальных сетях

Поскольку социальные сети сегодня – это часть нашей жизни, мы будем рады видеть Вас в своих группах. Наши группы есть в YouTube, Одноклассниках и ВКонтакте.

WordPress Lessons