V Всероссийский конкурс солистов и ансамблей народной песенно-инструментальной культуры "Сибирские родники" • Центр сибирско-татарской культуры

V Всероссийский конкурс солистов и ансамблей народной песенно-инструментальной культуры “Сибирские родники”

V Всероссийский конкурс солистов и ансамблей народной песенно-инструментальной культуры “Сибирские родники” состоялся в г. Тюмени 11-12 декабря 2015 года.
В конкурсе приняли участие солисты народной песни, певцы-любители, любители на народных инструментах, народные вокальные, песенно-инструментальные ансамбли и фольклорные ансамбли.
Центр сибирско-татарской культуры г. Тобольска представили: Айдар Ниязов (11 лет) в номинации «Сольное народное исполнение»
Хасан Хучашев (42 года) – в номинации «Сольное народное исполнение». По итогам конкурса Хасан Хучашев был награжден дипломом лауреата II степени, Айдар Ниязов завоевал диплом I степени.

Яңгырады халкыбызның моңлы җырлары
Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә шәһәребезнең җыр-моңга сәләтле, халык көйләрен, җырларын яраткан, талантлы иҗади шәхесләрен җыйган “Себер нурлары” ансамбленең отчет концертына шәһәр тамашачылары җыелды.
Ансамбльнең җитәкчесе Динара Нәркис кызы Әбсәламова Төмән дәүләт мәдәният академиясен тәмамлаган белгеч. Ул мәдәният үзәгендә 2001нче елдан эшли.”Себер нурлары”ннан башка балалар вокал ансамбле “Ләйсән”нең җитәкчесе дә. Җыр-моңга мәхәббәт нәселдән күчкән аңа. Татар җырларын яраткан әтисе ансамбльдә җырлый, әнисе шәһәрдә узган бер татар концертын калдырмый. Үзе мәктәптә укыган елларны балалар музыка мәктәбен тәмамлый, аннары мәдәният һәм сәнгать училищесында белем ала.
Шәһәрдә татар үзешчән төркемнәренең саны күп түгел. “Себер нурлары ” халыкка алтынчы ел хезмәт итә. Бу ансамбльнең җитәкчесе Д.Н Әбсәламова үз эшен яратып, аңа бөтен көчен, талантын биреп башкара. Ансамбльдә татар сәнгатенә җаны-тәне белән бирелгән, милләтпәрвәр җырчылар катнашалар:Тәскирә Авнякова, Әлфия Майгадарова, Зөлфинур Юмашева, Лариса Җәмилова, Рәйсә Плесская, Гали Сәитов, Нәркис Нигъмәтуллин, Роберт Сәитов. Халкыбызның матур көйләрен халыкка бүләк иткән, табигый сәләт иясе , ансамбльнең оста баянчысы Азат Абдуллинның да чыгышларын тамашачылар яратып тыңлыйлар. Хатын-кызлар ансамбле, дуэт, квартет, соло-аларның чыгышлары көчле алкышларга күмелде. “Себер нурлары” зур тырышлык белән быел да отчет көнцертларына әзерләнгәннәр. Аларның җитәкчеләре Динара Нәркис кызы яшь булганына карамастан, максатчан, киртәләрдән куркып тормыйча, үзе милли костюмнарга матди ярдәм эзләп таба. Ул:”Безнең ансамбль җырчылары татар халык җырларын яратып җырлыйлар. Өлкән һәм урта яшьтәге тамашачылар “Себер нурлары”башкаруындагы җырларны көтеп алалар. Сәләтнең бер өлеше тумыштан булса, уңышларга ирешү өчен тырышлык кирәклеген, без онытмыйбыз. Ансамбльдә җырлаучыларның татар сәнгатен үстерүдә зур ярдәме, теләкләре булганга күрә, безне тамашачылар беләләр, таныйлар. “Себер нурлары” милли, дини бәйрәмнәргә багышланган концертларда, шәһәр күләмендә узган мәдәни чараларда катнашалар”-диде.
Алар шәһәр, өлкә, регионара фестиваль-бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар да алалар.Концерт дәвамында ансамбльдә җырлаучыларның иҗат уңышлары экраннан күрсәтелеп барды.Халык җырларын башкаручылар: Тәскирә Авнякова, Зөлфинур Юмашева, Рәйсә Пилесская булдылар, Гали Сәитов башкаруында “Кыр казлары”,Әлфия Майгадарова башкаруында “Ак чәчәкләр”, Роберт Сәитов белән Динара Әбсәламова башкаруында “Чулпан”, “Кайда син, гармун ” җырлар, замана җырларын башкаручылар Лариса Җәлилова, Нәркис Нигъмәтуллин тамашачыларның күңел кылларын тибрәтте, мәхәббәтен яуладылар. Коллегаларын котлап шәһәребезнең талантлы җырчысы Хәсән Хучашев “Гармунчы”җырын башкарды. Бу чараны “Мирас” бию ансабленең чыгышы бизәде. Сәхнәдән җирле шагыйрә Галия Абайдуллина “Себер нурлары”на багышлап иҗат иткән шигырен сөйләде, шәһәр милли мәдәни автономия әгъзасе Гөлҗиһан апа Закирова талант ияләренә котлауларын, җылы теләкләрен юллады. Алар ачык йөзле, җырчыларын, тамашачыларын хөрмәт итә белгән талантлы җитәкчегә, үзешчән сәнгать осталарына матур сүзләрен кызганмадылар. Бу көн ансамбльнең солистлары Тәскирә апа Авнякова 60 яшь юбилеен, Лариса Җәлилова туган көнен каршы алдылар. Аларга котлауларыбызны юллыйбыз, иҗат уңышларын телибез.Мәдәни чараны шаян сүзләргә бай булган Рузалия Курманалиева оста алып барды.Римма Умитбаева

1

2

3

4

Авторизация

Мы в социальных сетях

Поскольку социальные сети сегодня – это часть нашей жизни, мы будем рады видеть Вас в своих группах. Наши группы есть в YouTube, Одноклассниках и ВКонтакте.

WordPress Lessons