"Тормышның ямьле чагы" • Центр сибирско-татарской культуры

“Тормышның ямьле чагы”

Алсу Әткәш кызы Симонова Вагай районы Егаер авылында күп балалы гаиләдә туа. Мәктәпне тәмамлап Тубыл педучилищесына укырга керә. Иртә эшкә урнаша, тормышка чыга. Ул авыл мәдәният йортында эшләгән чорда Вагай районында гөрләп фестивальләр үткәрелә. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәрвакыт призлы урыннар яулыйлар.Алсу Әткәш кызының улы авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, алар гаилә белән шәһәргә күченеп киләләр. Күңеле белән татар мәдәниятенә тартылган якташыбыз себер татар мәдәният үзәгенә эшкә урнаша һәм Тубыл пединститутының рус татар бүлегендә читтән торып укый.Туган авылында татар теле әдәбиятын укымаса да, ул монда тырышып белем ала, һәм институтны уңышлы тәмамлый. Мәдәният үзәгендә хезмәт иткән елларында туган телебезне, мәдәниятебезне саклау юнәлешендә башкарган хезмәтләре өчен шәһәр һәм өлкә күләмендә Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Татар теле-татар мәдәниятенең нигезе булганын аңлап, сәнгатьле татарча укый, мәдәни чараларны үткәрү өчен сценарий яза, иҗади конкурсларда да катнашып, төрле дәрәҗәле Мактау кәгазъләре белән бүләкләнә.Туган теле-себер татар телен дә, әдәби телне дә белгән коллегабыз пединститутның рус татар бүлеге укытучыларын җылы сүзләр белән генә искә ала. Алсу ханым себер татарларның биюләрен өста башкарган биюче дә, җырчы да. Ул фольклор фестивальләрендә катнашып беренче урын диплом белән дә бүләкләнә. Татар халык авыз иҗаты буенча студентлар һәм үзешчән артистлар белән сәхнәләштерелгән күренешләрне концерталарыбызда күрсәтеп, мәдәни чараларны бизәгән еллар әле хәтердә. Себер татар мәдәният үзәге каршында яңадан яңа проектлар тормышка ашырыла. Милли бәйрәмнәребез матур, оешкан рәвештә үтә. Халкыбызның милли кыйммәтләрен саклаучы, үстерүче коллегабыз декабрь аенда илле яшь юбилеен каршы алды.Без аңа иҗади уңышлар,гаилә бәхете, тормыш иптәшенең, улының, кызының, оныкларының игелеген күреп озак яшәвен телибез.Бу язманы шигъри юллар белән тәмамлыйк:

Тормышның иң ямьле чагы,

50 яшь –ул аз әле

Алда әле- күпме шатлык,

Күпме бәхет, наз әле!

Гомернең бу мизгеле

Туктап бер җырлап алу,

Үткәннәргә шөкер итеп

Киләчәккә юл салу.
А.С.С

асуша
казлар

сим

симон

Авторизация

Мы в социальных сетях

Поскольку социальные сети сегодня – это часть нашей жизни, мы будем рады видеть Вас в своих группах. Наши группы есть в YouTube, Одноклассниках и ВКонтакте.

WordPress Lessons