Отчетный концерт клубных формирований "Яна ел" (С Новым Годом) • Центр сибирско-татарской культуры

Отчетный концерт клубных формирований “Яна ел” (С Новым Годом)

19 декабря в 15-00 часов в ЦСТК состоялся отчетный концерт клубных формирований «Яна ел» (С Новым Годом). В рамках данного мероприятия учащиеся и руководители клубных формирований показали свои лучшие творческие номера:
– литературно – творческий кружок «Нур»;
– детский вокальный коллектив «Ляйсан»;
-детский танцевальный коллектив «Себерстан»;
– детский вокальный коллектив «Айдар хэм кызлар»;
– ансамбль ветеранов «Яшьлеккэ сэяхэт»;
– фольклорно-этнографический коллектив «Халык чишмэсе».
Также была организована выставка работ ДПТ «Волшебная глина».
С пожеланиями успеха и дальнейшего развития выступил Председатель общественного совета по культуре при комитете по культуре и туризму администрации города Тобольска Николай Николаевич Шадрин и директор Центра сибирско-татарской культуры города Тобольска Гульфира Хамитулловна Шамсутдинова.

Яңа ел керүгә исәпле көннәр калды.
Унтугызынчы декабрьдә –себер татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективларының отчет концерты узды.
Мәдәни чарада ”Нур” әдәби-иҗат түгәрәгендә татар телен өйрәнүче балалар чыгыш ясады.Бу түгәрәкнең җитәкчесе Рузалия Нариман кызы Курманалиева юнәлешнең эше, нәтиҗәләре турында сөйләде. Тубыл шәһәренең танылган җырчысы Нәҗия Хәкимова башкаруында җыр тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде. Ел дәвамында төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашып беренче урын дипломнар бүләкләнгән ”Айдар һәм кызлар” ансамбленең чыгышы алкышларга лаек булды. “Тылсымлы балчык” студия җитәкчесе Нурия Маметова сәхнәдән иҗат эшләре белән таныштырып, күргәзмәләре, студиягә йөрүче балалар турында тукталып китте. “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җитәкчесе Р.Н.Яхина ветеран укытучылар башкарган ансамбльнең репертуары турында сүз алып барды. Ансамбль башкаруында җырлар яңгырады.”Яшьлеккә сәяхәт”ансамбленең солисты ,ветеран укытучы Сөнгатулла Бекенин башкаруында “Елмаеп кара әле” җыр автор башкаруында яңгырады. Бию ансамбле “Себерстан” җитәкчесе Айгөл Вадим кызы Захарова уңышлары белән таныштырды.Ансамбль башкаруында “Башкорт кызлары”бию тамашачылар әһәмиятенә тәкъдим ителде. Аннары сәхнәдән балалар вокал түгәрәге “Ләйсан”, “Себер нурлары” ансамбленең җитәкчесе Динара Абсалямова коллективларының ирешкән уңышлары белән таныштырды. Азалия Абуталипова башкаруында “Раз ладошка”җыр, “Ләйсан”ансамбле, Алиса Баганаева башкаруында “Каз канаты” җырлар җылы кабул ителде. Яңа фольклор-этнография коллектив “Халык чишмәсе”(җитәкчесе Назалия Газиева) “Өммәгөлсем”җыр, баянда Азат Абдуллин, домбрада Виль Халиков башкаруында татар халык көйләре чарага ямь өстәде, яңалык кертте.Н.Т.Газиева киләчәккә планнары белән таныштырды.
Нәни артист Әвид Тәүлетбакиев башкаруында “Карлар ява”, Рәшидә Бакиева башкаруында “Янар чәчәк”, Мәфрүзә Муртазина башкаруында “Чәчәкләрнең нигә кирәге бар”җырлар, “Мирас”бию ансамбле башкаруында “Зәңгәр яулык”,”Чабата” биюләр гади шәһәр тамашачыларының күңелләрен күтәрде.
Концерт ахырында шәһәр иҗтимагый мәдәни оешма рәисе Николай Шадрин, үзәк җитәкчесе Гөлфирә Шәмсетдинова керәсе Яңа ел белән , үзәкнең уңышлары белән котладылар.Үзәк хезмәткәре ,тавыш операторы Павел Бубновка шәһәр хакимияте башлыгының рәхмәт хатын тапшырдылар.
Бу мәдәни чараны матур, оста Диана Кирьянова белән Альбина Сәитова алып бардылар.

DSC04454

DSC04462

DSC04469

DSC04473

DSC04475

DSC04480

DSC04483

DSC04486

DSC04491

DSC04492

DSC04496

DSC04497

DSC04500

DSC04507

DSC04514

DSC04515

DSC04518

DSC04523

DSC04526

DSC04529

DSC04534

DSC04538

DSC04542

DSC04544

DSC04554

DSC04562

DSC04566

DSC04577

DSC04578

DSC04582

DSC04585

DSC04586

DSC04602

DSC04607

DSC04611

DSC04627

DSC04630

DSC04638

DSC04641

DSC04642

DSC04643

DSC04654

DSC04662

Авторизация

Мы в социальных сетях

Поскольку социальные сети сегодня – это часть нашей жизни, мы будем рады видеть Вас в своих группах. Наши группы есть в YouTube, Одноклассниках и ВКонтакте.

WordPress Lessons