Интерактивная программа "Быт сибирских татар" в рамках Всероссийской акции "Ночь искусств" • Центр сибирско-татарской культуры

Интерактивная программа “Быт сибирских татар” в рамках Всероссийской акции “Ночь искусств”

DSC03617

DSC03615

DSC03613

DSC03607

DSC03606

DSC03604

DSC03603

DSC03596

DSC03592

DSC03588

DSC03586

DSC03583

DSC03581

DSC03576

DSC03558

DSC03551

DSC03550

DSC03546

DSC03535

музей2В рамках Всероссийской акции “Ночь искусств” 3 ноября в 18.00 в Центре сибирско-татарской культуры для студентов ВУЗов г. Тобольска состоялась интерактивная программа “Быт сибирских татар.
Для населения были представлены мастер-классы по гончарному делу под руководством Нурии Маметовой , по изготовлению национальной одежды и обуви из натуральной кожи, под руководством мастера, дипломанта конкурса профессионального мастерства Уральского Федерального округа “Славим человека труда” Шайдуллы Хамидуллина.
Выставку изделий из бисера представила Гульфания Каримова.
Большой интерес гости проявили к этнографическому кабинету Центра, где кандидат исторических наук Зайтуна Аптрашитовна Тычинских рассказала об этногенезе, происхождении и истории сибирских татар. Охват 44 человека.

3 ноябрь көнне Россия күләмендә үткәрелгән “Сәнгатьләр төне”акциясе кысаларында Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә экскурсияләр узды.
Мәдәният үзәгенең этнография кабинетында “Себер татарларының көндәлек тормышы” темага тарих фәннәр кандидаты Зәйтүнә Абдрашит кызы Тычинских чарага килүчеләр әһәмиятенә экскурсия оештырды. Ул себер татарларының яшәеше, мәдәнияте, мәгарифе, күренекле шәхесләре турында кыскача мәгълүмат бирде.
Бу көн мәдәният үзәге ТГСПА хэм Нефтегаз университетыннан килгән студентларга интерактив программа тәкъдим итте.
Студентлар кызыксынып балчыктан сыннар әвәләүче оста Нүрия Яхья кызы Маметованың көнкүреш предметлар ясаганын карадылар. Нурия апа оста эшләгән иҗат эшләре белән кунакларны таныштырды, студентлар гончар түгәрәгендә үзләре дә төрле савытлар ясадылар.
Ветеран укытучы Гөлфания Тимербай кызы Карымова бисердан эшләнгән күргәзмәсен карарга чакырды. Ул:”Соңгы елларны бисер декоратив –кулланма сәнгатьтә югары урынны алды. Сәйлән үрү белән олысы-кечесе кызыксына. Мондый матур әйберләр эшләргә теләүчеләр тырыш һәм оста булырга тиешләр,”- дип сөйләде. Гөлфания апаның күргәзмәсе төрле яшьтәге балаларны кызыксындырды. Студентлар беләзек, муенсалар һәм башка төрле сувенирлар истәлеккә алдылар.
Себер татарларының милли орнаментларын чигеп күннән эшләнгән әйберләр татар халык сәнгатенең бер төре. Үз куллары белән эшләнгән милли орнаментлы күн итекләр, сумкалар, сарауцлар, кәләпүш һәм калфакларны туристларның әһәмиятенә Шәйдулла Хәмидуллин тәкъдим итте. Төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган оста Төмән өлкә Губернаторы Владимир Якушев, ХМАО Губернаторы Наталья Комарованың кулыннан алган Дипломнарын да кунакларга күрсәтте.
Бу көннәрдә халкыбызның күңел көзгесе булган традицияләребез белән төрле милләт студентлары танышты. Укытучылар, студентлар, килгэн кунаклар бу бәйрәмне оештыручыларга чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.
Римма Умитбаева

Авторизация

Мы в социальных сетях

Поскольку социальные сети сегодня – это часть нашей жизни, мы будем рады видеть Вас в своих группах. Наши группы есть в YouTube, Одноклассниках и ВКонтакте.

WordPress Lessons