Укытучы дигән олуг исемгә лаек • Центр сибирско-татарской культуры

Укытучы дигән олуг исемгә лаек

Тубыл шәһәрендә яшәүче ветеран укытучы Мансур Нурмөхәммәт улы Әминовның 80 яшьлек юбилеена багышланган кичә себер татар үзәгендә үтте.
Мансур абый Аромаш районы Яңаавылда күп балалы гаиләдә туа. Авыл мәктәбен тәмамлап Тубыл татар педучилищесын, читтән торып укып пединститутта югары белем ала. Әминовлар гаиләсеннән алты бала укытучы һөнәрен сайлыйлар.
Гомерен балаларны укытуга багышлаган укытучы күп еллар Тукыз мәктәбе директоры булып эшли. Аны мәктәп коллективы, укучылары хөрмәт итәләр, яраталар. Ветеран укытучының уңышы , аның мәктәптә күпъеллар эшләгән хезмәтенең җимешләре –укучылары . Мансур абый Әминовны укучылары онытмыйлар, бәйрәм саен котлыйлар. Ветеран укытучының киңәшләрен, теләкләрен яшьләр дә тыңлый.
Лаеклы ялда булган ветеран укытучы Тубыл шәһәрендә яши. Ул, тормыш авырлыкларына, сынауларына бирешмичә, җор телле, оптимист рухлы булып гомер кичерә. Себер татар мәдәният үзәгененең “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җитәкчесе булган Мансур абый концертлар оештыруны да үз өстенә ала. Алар Аромаш, Вагай, Тубыл районнарының татар авылларында концертлар куеп, “Кичке уеннар ”күрсәтеп авыл тамашачыларының мәхәббәтен яулап кайталар иде. Мансур абый үзе дә мандолинада төрле татар көйләр уйнап тамашачыларның күңелен күрергә яраткан оста. “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленең җырчылары, бүгенге җитәкчеләре Роза апа Яхина Мансур абый белән тыгыз элемтәдә. Алар ансамбльнең репертуары, хәбәрләре, яңалыклары белән уртаклашып, иҗади уңышларына шатланып яшиләр..
Мансур Нурмөхәммәт улы Әминовның тормыш иптәше, коллегасы Мәхмүдә апа гомер юлларында киңәшчесе, таянычы, яраткан иптәшенең ышанычлы хатыны. Балаларының хөрмәтле әниләре , иптәше белән уртак тел табып, тормышның шатлыклы көннәренә, яменә сөенеп яши алар.
25 нче октябрьдә узган мәдәни чарада укытучы дигән олуг исемгә лаек булган якташыбызны, хезмәт ветеранын, “Агарту эшләре отличнигы” Мансур абый Әминовны 80 яшьлек юбилее белән унбишенче мәктәп директоры, милли мәдәни автономия рәисе, шәһәр Дума депутаты Сәет Заир улы Хисмәтуллин, коллегалары, дуслары, якын туганнары, укучылары котладылар. Аңа күпсанлы рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырдылар.

«УЧИТЕЛЯМИ СЛАВИТСЯ РОССИЯ, УЧЕНИКИ ПРИНОСЯТ СЛАВУ ЕЙ»
Он –уроженец д.Новые Юрты Аромашевского района. Мансур Нурмухамметович Аминов вырос в многодетной семье.Из семерых –шестеро выбрали профессию Учитель.
Закончив школу в деревне, Мансур Аминов поступает в татарское педучилище, затем получает высшее образование в ТГПИ.
В деревне Тукуз Вагайского района М.Н.Аминов много лет проработал директором школы, учил детей.
-Наша школа была, как большая, дружная семья. Учителя помогали друг-другу. Молодым специалистам всегда была поддержка. Мы радовались успехами коллектива учителей , учеников,-рассказывал Мансур абый.
Профессия учителя во все времена оставалась наиболее почетной, но в то же время очень сложной Под его руководством школа развивалась, добивались успехов и учителя, и ученики.
М.Н.Аминов уже давно на заслуженном отдыхе. Ветеран учитель тесно сотрудничает с Центром сибирско татарской культуры. Много лет он был руководителм ансамбля “Яшьлекка саяхат” –“Путешествие в молодость”.В состав ансамбля входят ветераны учителя и ветераны культуры. Артисты ансамбля выступали в деревнях Аромашевского, Тобольского, Вагайского района. 25 октября Мансуру Нуриахметовичу исполнилось 80 лет.Чествование ветерана прошло в ЦСТК, где его поздравили :председатель НКА татар и сибирских татар С.З.Хисматуллин, коллеги, ученики,родные.

Авторизация

Мы в социальных сетях

Поскольку социальные сети сегодня – это часть нашей жизни, мы будем рады видеть Вас в своих группах. Наши группы есть в YouTube, Одноклассниках и ВКонтакте.

WordPress Lessons