Корбан гаете Тубылда • Центр сибирско-татарской культуры

Корбан гаете Тубылда

25нче сентябрьдә “Синтез”мәдәният сараеның концерт залында Корбан гаетенә багышланган мәдәни чара узды. Корбан бәйрәме концерты сәхнәләштерелгән күренештән башланды. Себер татар мәдәният үзәге артистлары татар гаиләләрендә дини бәйрәмнәребезне каршы алырга әзерләнүләрен күрсәттеләр. Аннары сәхнәдән мәчетебезнең имамы Ибраһим Сухов бәйрәм чарасын ачып Коръән сүрәләрен укыды, фатиха бирде, теләкләрен җиткерде, вәгазь сөйләде.
Бәйрәм концертында себер татар мәдәният үзәге артистлары Хәсән Хучашев, Динара Абсалямова, Айгөл Мәүлекаева,унбишенче мәктәп укытучысы Зәнфирә Шәрипова, нәни аритистлар Алисә Баганаева, Айдар Ниязов, Залия Шәйморатова, Лениза Азанова, “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле солисты Кәмәрия Тимирова, вокал ансамбльләр: “Ләйсан”, “Айдар һәм кызлар”, “Сүзге”,“Яшьлеккә сәяхәт”, “Себер нурлары” яңа җырлар башкардылар. Күпчелек артистлар яңа милли костюмнарда чыгыш ясадылар. Программада катнашкан талантлы бию ансамбльләре “Дуслык”ның, “Мирас”ның чыгышларын тамашачылар алкышлар белән каршы алдылар.15 нче мәктәп укучыларының катнашулары Корбан бәйрәме концертына ямь өстәде. Балаларны җырларга өйрәтүче укытучы апалары Нәҗия Хәкимова, Динара Абсалямова, бию ансамбльләрнең җитәкчеләре, танылган хореограф Мөнәвәрә Андрущик мактау сүзләренә лаеклы булдылар. Нәни артистларның чыгышларыннан соң “Афәриннәр” дип , алкышылар белән аларны озаттылар. Аларның һәр чыгышлары яңа, талантлы, мәгънәле, эчтәлеге концерт программасының темасына якын иде. Бәйрәм концертында катнашкан җирле шагыйрә Галия Абайдуллинаның чыгышы да урынлы булды. Корбан гаетенә багышлап иҗат иткән шигырен тамашачылар җылы каршы алдылар.Өлкәннәрнең дә, яшьләрнең дә күңелләрен тибрәткән, халкыбызның моңын ишеттергән баянда уйнаучы Азат Абдуллинның чыгышлары да тамашачыларның күңеленә хуш килде.
Бәйрәм концертын алып баручы Айгөл Корбанова: “Корбан бәйрәме көннәрендә кылган догаларыгыз кабул булсын, һәммәбезнең изге ниятләре тормышка ашсын”,- дип, теләкләр теләп мәдәни чараны йомгаклады.

Авторизация

Мы в социальных сетях

Поскольку социальные сети сегодня – это часть нашей жизни, мы будем рады видеть Вас в своих группах. Наши группы есть в YouTube, Одноклассниках и ВКонтакте.

WordPress Lessons