Төмән өлкәсенең 71 еллыгына багышланган бәйрәм концерты Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә узды. • Центр сибирско-татарской культуры

Төмән өлкәсенең 71 еллыгына багышланган бәйрәм концерты Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә узды.

Катнашучыларны һәм тамашачыларны мәдәният һәм туризм комитеты рәисе вазифасын вакытлыча башкаручы Лилия Дмитриева котлады.

Бу чарада тамашачылар төрле милләт халкының мәдәнияте, йорт алды җиһазлары, гореф-гадәт йолалары белән таныша алдылар.

Катнашучыларга алып баручы шәһәр хакимияте мәдәният бүлеге исеменнән рәхмәт хатларын тапшырды, җылы теләкләрен җиткерде.Мәдәният үзәгендә узган чара тагын бер мәртәбә өлкәбездә төрле милләт халыклары дус, тату яшәгәнәрен күрсәтте.

”Төмән җирлеге турында” дип аталган чарада , бу төбәктә яшәүче халыкларның мәдәнияте, тарихы, гореф-гадәтләре, җырлары төбәгебезнең матурлыгын, байлыгын күрсәтте.

Чарада милли костюмнарда чыгыш ясаучы артистларны тамашачылар алкышлар белән озаттылар.Тубыллыларның яраткан җырчысы Хәсән Хучашев, “Себер нурлары”,”Ләйсан”, “Айдар һәм кызлар” ансамбльләр, өлкәннәрнең дә нәни тамашачыларның да яратып тыңлаган җырлары һәркемнең әһәмиятен җәлеп итте. Айдар Ниязов, Азалия Абуталипова, Әлиса Баганаева, Эмилия Корманалиева башкаруында чыгышлар алкышларга лаеклы булдылар. Төмән өлкәсенә багышланган фильм белән мәдәни чара йомгакланды. Җәйнең матур көнннәрендә тубыллылар буш вакытларын күңелле һәм файдалы уздырдылар. Массакүләм мәгълүмат чараларыннан килгән вәкилләрнең актив катнашулары бәйрәмгә килүчеләрнең кәефен күтәрде. Чара оешкан рәвештә ,саллы узды.

Авторизация

Мы в социальных сетях

Поскольку социальные сети сегодня – это часть нашей жизни, мы будем рады видеть Вас в своих группах. Наши группы есть в YouTube, Одноклассниках и ВКонтакте.

WordPress Lessons