“Себер татар кызы”-чибәрләр конкурсының финалы узды • Центр сибирско-татарской культуры

“Себер татар кызы”-чибәрләр конкурсының финалы узды

Тубыл шәһәренең В.Солдатов исемендәге медицина колледжынының актлар залында «Себер татар кызы-2015» шәһәр күләмендә узган бәйгегә нәтиҗә ясалды. Финалга чыккан җиде кыз көч сынашты. Бәйгенең бу өлешендә кызлар иҗади, интеллектуаль чыгышлары, дефиле милли һәм эш костюмнарда чыгыш ясап чибәрлекләрен, уңганлыкларын, тырышлыкларын күрсәттеләр. Уңган кызлар милли рызыклар әзерли  алганнарын , кул эшләрен башкаруда оста булганлыкларын, талантлы рәсем ясауларын да  тамашачылар , жюри әгъзаләре  игътибарына тәкъдим иттеләр. Кызлар чыгышларында татар мәдәниятенең  милли үзенчәлеген, байлыгын,  үзләренең эчке һәм тышкы матурлыкларын  да күрсәтә алдылар. Сәхнәдә оста биюче, җырлаучы , шигырь сөйләүче  катнашучы кызлар матур чыгышлары белән тамашачыларның  мәхәббәтен яуладылар: Тәнзиля Мортазина, Лилия Ярмөхаммәтова, Азалия Карычева,  Рузилә Мәҗитова, Рената Назыйрова, Алинә Ваһапованың  чыгышлары да һәркемгә ошады.  Тубыл шәһәренең иң чибәр  “Себер татар кызы”исеменә  -Айгөл Корбанова лаеклы булды. Аны чын күңелдән шундый дәрәҗәле бәйгедә җиңү яулавы белән котлыйбыз. Матур ташлар белән бизәлгән күчмә таҗ, сертфикат, “Зефир”  сәяхәт оештыручы осталар оешмасыннан сертификат җиңүчегә тапшырылды. “Себет татар кызы”бәйгесенең финалында  катнашучы кызлар дипломнар , сертификатлар белән бүләкләнделәр.

Айгөл Корбанова   Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгенең талантлы яшь җырчысы. Ул Вагай районының Тукыз авылында туа, авыл мәктәбендә укып белем ала. Мәктәпне тәмамлап Тубыл пединститутына укырга керә, биш ел укыган чорында себер татар мәдният үзәгендә узган мәдәни чараларда актив  катнаша.Матур тавышлы  Айгөл башкаруында җырларны ,  милли бәйрәмнәребезне дә оста алып баручы яшь белгечне   тамашачылар да яратып өлгерә. Айгөл тыйнаклылыгы, кешелеклелеге, итагатьлелеге белән дә аерылып тора. Аңа киләчәктә дә уңышлар телисе кала.

Бу чараны оештыручы региональ иҗтимагый оешма “Содружество наций и культур Тюменской области”президенты Таскирә Квашнинага, аның ярдәмчеләренә  “Себер татар кызы” чибәрләр конкурсы дәвамлы булсын, ярдәмчеләрегез өстәлеп торсын, яңадан-яңа талантларны ачып, шәһәребездә яшәүче себер татар кызларыбызның матурлыгын, мәдәниятебезнең байлыгын зур сәхнәләрдә дә күрсәтергә язсын дигән теләкләр юллыйбыз.

Авторизация

Мы в социальных сетях

Поскольку социальные сети сегодня – это часть нашей жизни, мы будем рады видеть Вас в своих группах. Наши группы есть в YouTube, Одноклассниках и ВКонтакте.

WordPress Lessons